

АКШ хәрби-диңгез көчләренең USS Mount Whitney (LCC 20) флагман корабы Кара диңгезгә походын башлады.
Бу вакыйгага кадәр Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Америка корабларының Кара диңгезгә җибәрелүе төбәккә тотрыклылык китермәчәк, дип белдерде. Аның фикеренчә, әлеге флагманның бурычы Русияне тоткарлау.
30 октябрьдә АКШ Кара һәм Урта диңгезләрдә НАТОның хәрби-диңгез операцияләре үткәрәчәге турында белдерде. Һәм менә аларның корабы Кара диңгез суларында хуҗаларча йөзә. Русия оборона министрлыгы хәрби корабта канатлы ракеталар булуы хакында хәбәр итте.