

Кытайның Урта Азия илләрендә хәрби базалары юк. Шулай дип белдергән Кытай чит ил эшләре министрлыгы вәкиле Ван Вэньбинь Таҗикстанда базалар төзү турындагы мәгълүматларга аңлатма биргәндә.
Reuters мәгълүмат агентлыгы, Пекин Таҗикстан белән Әфганстан чигендә хәрби базалар төзүне финансларга җыена дип хәбәр иткән булган. "Кытайның Урта Азиядә нинди дә булса хәрби базасы булмавы хакында ышаныч белән әйтә алам",- дип белдергән Ван Вэньбинь. Әмма ул шул ук вакытта базалар төзү турындагы гаепләүләргә карата ачыктан-ачык карашын белдермәгән.
Таҗикстан парламенты вәкиле исә, Дүшәнбе белән Пекин Памир тауларында Кытайның база төзиячәге турында килештеләр, дип белдергән. Кайбер мәгълүматларга ярашлы, база төзү 9,4 миллион долларга төшәчәк. Төзелеш эшләре тәмамлангач база Таҗикстанның Эчке эшләре министрлыгы карамагына тапшырмакчылар, дип хәбәр ителә.