

Мадагаскарда глобаль җылыту аркасында туган коры эсселек авыл хуҗалыгын һәлак иткән. Ачлыктан һәм сусаудан интегүче ил халкы кактуслар һәм мал азыгы белән тукланырга мәҗбүр.
Илдә йөзләрчә мең кеше эчәр су һәм ризык җитешмәүдән иза чигә. Утрауда 2020 елның ноябренән алып соңгы 40 ел эчендә иң көчле корылык өстенлек итә. БМО бәяләвенчә, ачлык Мадагаскарны дөньяда климат үзгәрешләре кичергән беренче төбәк итүе мөмкин.
Илдә Мандраре елгасы тулысынча корыган. Яңгырлар булмау сәбәпле, башта азык запасын үзара бүлешкәннәр, аннары кактус ашарга яки тамак ялгарга яраклы нәрсәләргә күчкәннәр. Араларында ачлыктан һәлак булучылар бар.
БМОның азык-төлек программасы идарәсе билгеләвенчә, утрауның кайбер төбәкләрендә кактус һәм саранча ашаганнар, әмма бүген коры җирдә үсәргә яраклашкан үсемлекләр дә дым җитешмәүдән һәлак була.
БМОның Бөтендөнья метеорология оешмасы ачыклавынча, 2050 елга су кризисы күп илләргә кагылачак. Экспертлар бәяләвенчә, эчәр су 5 миллиард кешегә җитмәячәк. Кешелек дөньясы корылыктан гына җәфаланмаячак, кайбер төбәкләрдә явым-төшем көчәячәк. Агулы газларны бүлеп чыгаруны кискен киметү һәм үсүче илләрдә гадәттән тыш һәлакәтләр турында хәбәр итү системаларын булдыруга акча салу һәлакәтне кире кагарга ярдәм итәчәк дип күзаллана.
2050 ел дип бәяли белгечләр. Бик аз вакыт калды бит аңа кадәр. Бүгенге тук тормышта яшәгәндә аның куркынычын бәяләп тә, аңлап та бетерә алмыйбыз шул. Аллаһ ачлык белән сынамаса иде... Үзеңне җәфа чиккән кеше урынына куеп караганда гына аның фаҗигасенең тирәнлеген аңлап була шул.