Дөньяда ниләр бар?
29 октябрь 2021, 11:44

Азык кытлыгы кичерә

Төньяк Корея кара аккошларны сәнәгать дәрәҗәсендә үрчетү хакында 2019 елдан алып уйлана башлаган.

Азык кытлыгы кичерәАзык кытлыгы кичерә
Азык кытлыгы кичерә

Төньяк Кореяның көнчыгышында урнашкан Kwangpho Duck фермасаныда сәнәгать дәрәҗәсендә кара аккошлар үрчетә башлаганнар. Кызганычка каршы, итләрен ашар өчен. Имеш тә, аккош аларны ачлыктан коткарачак.
Ил чиновниклары бу кошларның ите "дәвалау үзенчәлекләренә ия һәм тәмле дә" дигәннәр.
Төньяк Корея кара аккошларны сәнәгать дәрәҗәсендә үрчетү хакында 2019 елдан алып уйлана башлаган. Ил лидеры Ким Чен Ын гражданнарын Кытай белән ике арадагы чикне ачачак 2025 елга кадәр билбауны кысыбрак буарга кирәк булачак, дип кисәткәннән соң, КХДР хөкүмәте шундый карарга килгән.
КХДР Кытай белән ике арадагы чиген 2020 елда коронавирус таралуына юл куймас өчен япкан. Илнең изоляциягә керүе икътисадның бәкәленә суккан: товар бәяләре кискен арткан. БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе бәяләвенчә, 2021 елда Төньяк Корея якынча 860 тонна азык-төлек кытлыгы кичерә. КХДР хөкүмәте туклану ризыклары җитешмәүдә аларга карата кертелгән санкцияләрне, стихияле бәла-казаларны һәм коронавирус пандемиясен гаеплиләр.
Аккошлар бик кызганыч, әлбәттә, тик ачның хәлен тук белми ди, башка чаралары калмагандыр инде...

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас