Дөньяда ниләр бар?
28 октябрь 2021, 09:52

Йөкле переписчикны кыйганнар

Сәрхүшләр аркасында бер гаепсез кешеләр каза күрә...

Йөкле переписчикны кыйганнарЙөкле переписчикны кыйганнар
Йөкле переписчикны кыйганнар

Приамурьеның Шиманово  районында бер фатирдагы исерек ирләр  җанисәп алуда катнашкан йөкле волонтер ханымны кыйнаган. Бу хакта җирле прокуратурага сылтанып,  ТАСС хәбәр итә.  

“Шиманово районы прокуратурасы РФ Җинять җәзалары кодексының 116 маддәсе (“Кыйнаулар”) буенча җинаять эшен кузгатуны законлы дип тапты”, – диелә прокуратура хәбәрендә.

Хатынны кыйнаганнар, баскычтан этеп  төшереп йорттан чыгарырга маташканнар дип билгелиләр.

Кызганыч, җан исәбен алуда катнашучыларга вакыт-вакыт әнә шул рәвешле хәвеф яный. Хәер, кырын төяүчеләргә илдәге бу мөһим вакыйга бар ни дә, юк ни...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас