

Мәскәүдә бер пенсионер ханым аптекага дару сатып алырга кергән. Уйламаганда аның күзе өстәлдә хуҗасыз яткан даруларга төшкән. Алыргамы, юкмы дип карчык бераз икеләнеп тора да, кассир күрмәгән арада пакетны алып чыгып китә. Пакетта биокушылмалар һәм тимер дефицитын дәвалау өчен дару төймәләре була.
Бу күренешне видеокүзәтү камерасы теркәп барган. Дару сатып алган вакытта пенсионер үзенең ташлама картасы белән кулланган. Ә компьютер базасында клиент турында мәгълүмат саклана, хәтта телефоны да языла. Шуңа күрә, полициясез дә каракның эзенә тиз төшәләр. Аптека хезмәткәре пакетны алып чыгып киткән кешенең исем-шәрифен ачыклап, заказын онытып калдырган курьерга хәбәр иткән. Курьер әбигә шалтыратып, даруларны кире китерергә кушкан.
Әби китергән. Акланып тормаган кылган эше өчен. Иң гаҗәпләндергәне - үзен танырлык та булмаган: башына капюшон, битлек, әллә ничә размерга зур куртка киеп килгән. Пакетны тиз генә өстәлгә ташлап, ишектән абына-сөренә чыгып йөгергән. Оялгандыр инде.
Видеосын ВКонтактеда "Өмет" төркеме"нә кереп карый аласыз: https://vk.com/wall-35371039_40329