

Федерация Советы әгъзасы Санкт-Петербургның беренче мэры Анатолий Собчакның тол хатыны Людмила Нарусова кызы, телевидение алып баручысы Ксения Собчакка ачык хат белән мөрәҗәгать иткән.
Сенатор 1981 елны күперләрне аерганчыга кадәр бәби табу йортына өлгерә алмасмын дип курыккан. Нарусова сүзләре буенча, кызының туган көнендә кар ява башлаган, моны күреп, акушерка кыз баланың чәче “аксыл” булачак дигән. “Мин моны яхшы истә калдырдым, чөнки акушерканың сүзләре дөрескә туры килде. Синең улың Платон кебек аксыл чәчле булып тууда гына түгел. Син якты күңелле кеше, бу сүзләрем белән бик азлар килешер, чөнки син моны бик яхшы яшерәсең. Әмма мин моны төгәл беләм”, – дип язган ул кызына.
Кызының 5 ноябрьдәге туган көненә багышланган бу хатында Нарусова Собчакның телевидениедәге беренче эшләрен дә искә алган. Сенатор сүзләренчә, “Блондинка в шоколаде” һәм “Дом-2” тапшырулары җиңел эчтәлекле булган, бу тапшырулар съемкаларын ул һаман кызының исенә төшереп тора. Ә менә кызының 2018 елгы сайлауларда катнашуын Нарусова, киресенчә, уңай бәяләгән.
Чыганак: lenta.ru