

Былтыр Русиядәге каты коммуналь калдык-постыкларның өчтән бер өлеше илнең 5 төбәгенә туры килгән. Исемлек башында 5,2 миллион тонна күрсәткече белән Мәскәү шәһәре тора.
Илнең иң чүпле төбәкләренең берсе булган Мәскәү өлкәсе исемлектә икенче урынны алган. Анда 4,7 млн. тонна чүп тупланган. 2,2 млн. тонна чүп-чары белән Санкт-Петербург 3 урынны били. Исемлектәге беренче ун төбәк арасында Краснодар крае (1,74 млн. тонна), Ростов өлкәсе (1,7 млн.), Татарстан Республикасы (1,5 млн.), Воронеж (1,35 млн.), Свердловск (1,26 млн. млн.) Тула (1,1 млн.), Самара (1млн.) өлкәләре тора.