

Операциягә әзерләнүне 2022 елда башламакчылар, дип хәбәр итә Израиль яңалыклар басмасы. Әлеге хәрби миссияне башкарып чыгу өчен аерым финанслау бүленәчәк һәм хәрби күнегүләр планы төзелгән. Үзенең бу планын тормышка ашыру өчен Израиль миллиардларча шекель акчалар бүләргә әзер.
Тель-Авивка Иранның тирән җир астында яткан хәрби объектларына һөҗүм ясаудан тыш, аның һавага каршы оборона системасын да җиңү ысулын табарга кирәк булачак.
Агымдагы елның җәендә АКШ Тегеран белән 2015 елда төзелгән атом-төш килешүе турындагы сөйләшүне тергезәчәге турында белдергән иде. Әмма Иранның яңа президенты Ибраһим Раиси, хәтта Иранга карата кертелгән бөтен санкцияләр бетерелгән очракта да, АКШ президенты Джо Байден белән очрашырга теләмәве турында белдерде.