

Мәгълүм булуынча, көз — сәяси үзгәрешләр, дәүләт борылышлары ае. Әнә Франциядә дә дәүләт борылышы ясарга әзерләнеп ятучылар булган. Франциянең эчке хәвефсезлек идарәсе моңа юл куймаган.
Тикшерүчеләр белдерүенчә, Франциядә вакциана ясау үзәкләренә һөҗүмнәр оештыруда шик белдерелгән “Демократик хәрәкәт” партиясенең элеккеге депутаты Реми Дайе һәм аның тарафдарлары илдә властьны алмаштыруны планлаштырганнар. Тикшерүчеләр, ул бөтен ил буенча филиаллар челтәрләре белән “террористик ширкәт” оештырган дигән фикергә килгәннәр. Әлеге оешмага гамәлдәге һәм отставкадагы полиция, жандармерия һәм хәрби хезмәткәрләр кергән. Заговорда катнашучылар арасында булган язышуларга анализ ясаганнан соң, тикшерүчеләр һәркайсы үз төбәге өчен җаваплы булган кимендә 36 “капитанны” ачыклаганнар
Тикшерүчеләр фаразларына ярашлы, Дайе тарафдарлары полиция калканнары һәм шартлаткычлар белән Елисей сараен, парламент, эчке эшләр һәм кораллы көчләр министрлыкларын, шулай ук үзләренең пропагандасын тапшыру өчен кайсы да булса телеканал һәм радиостанцияне басып алмакчы булганнар. Планнарын “Лазурь операциясе” дип атаганнар. Нәтиҗәдә, бер депутат прокуратурага мөрәҗәгать иткәннән соң тикшерү эшләре кузгатылган
Реми Дайеның адвокаты терроризм буенча белдерелгән бөтен гаепләүләрне кире каккан. Аның сүзләре буенча, элеккеге депутат гамәлдәге сәяси системаны үз фикереңне ирекле белдерү юлы белән тыныч шартларда бәреп төшерүгә чакырган.