Дөньяда ниләр бар?
28 октябрь 2021, 11:08

Бездә корылык булды инде...

Ә французлар икмәккә хакны ник арттыра?

Бездә корылык булды инде...Бездә корылык булды инде...
Бездә корылык булды инде...

Ә французлар икмәккә хакны ник арттыра?

 

Франциядә бодай хаклары арта. Шул сәбәпле төп ипи булган багетка да хаклар артуы ихтимал, ди  Asspciated Press.

Франциянең пекарнялар һәм кондитерлар федерациясе рәисе Доминик Анракт белдерүенчә, Русиядә бөртеклеләрдән көтелгән уңыш алынмау сәбәпле, бодайга хаклар 30 процентка арта, шуңа хаклар күтәрелә. Анракт соңгы егерме елда багетның хаклары 23 центка (18 сум 5 тиенгә) артты дип искә төшерә.

Агентлык белдерүенчә, әлеге вакытта күп икмәк кибетләре сатып алучылар игътибарына багетларның 3-4 центка (2,5-4 сум) бәясе артуы ихтималлыгын кисәтеп игъланнар элә. Әле бер багет уртача 89 цент ( 70 сум) тора. Бездә хаклар көн дә артып торгач, андый игъланнарны язып та өлгермиләрдер, шуңа андый гадәт тә юк...
Багет – Франциянең үзенчәлекле символы.Аның тарихы да бик үзенчәлекле, берничә версия бар, хәтта ки, Наполеон чорына барып тоташа.

Австралияләр аны үзләренә тарта, Вена икмәге дип баралар (безнең өчпочмак язмышы икән). 1839 елда Парижда «Вена икмәге кибете» ачыла һәм анда сатыла башлаган багет популярлаша. Башка версия буенча, париж метросын төзүчеләргә уңайлы булсын дип, сындырып кына ашау өчен шундый икмәк пешерелә башлаган. Аны пычак белән кисми, сындырып кына ашау шуннан гадәткә кергән.

Тагын бер версия буенча, 1920 елларда Парижда иртәнге 4тән дә иртәрәк пекарьняларны ачу тыелган. Сатуга тиз генә икмәк өлгертү өчен төче камырдан багет пешерелә башлаган.

Традцион француз багеты рецепты 1993 елда гына формалашып бетә. Анысы да традицион пекарьняларны түбән сыйфатлы багетлар белән басып баручы супермаркетлардан яклау өчен “икмәк турында декрет “ кабул иткәч кенә барлыкка килә.

 Парижда көненә ярты млннан артык багет сатыла.

Фото: pulse.mail.ru

Бездә корылык булды инде...
Бездә корылык булды инде...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас