

Качиньский илнең кораллы көчләрен көчәйтүне күзаллаучы закон проекты кабул итәргә кирәклеген әйткән. Документка ярашлы, Польшаның оборона бюджеты үсәчәк. Шулай ук армиядә хәрбиләр саны кимендә ике тапкырга арттырылачак.
“Әгәр без начарның да начарын, атап әйткәндә, сугышны булдырмаска теләсәк, “ Әгәр тынычлык теләсәң, сугышка әзерлән” дигән борынгы кагыйдә буенча эшләргә тиешбез”,—дигән Качиньский. Аның фикеренчә, Польша җитди көчкә, шулай ук “озак вакыт дәвамында нәтиҗәле саклану” мөмкинлегенә ия булырга тиеш.
Билгеле булуынча, октябрьдә Ярослав Качиньский Русияне күп баскычлы гибрид сугыш алып баруда гаепләп чыгыш ясады. Сәясәтче фикеренчә, бүгенге көндә берьюлы ике юнәлеш: Польша-Белоруссия чикләрендә һәм Варшаваның үзендә Польшага каршы гибрид сугыш алып барыла.