

Илнең суверен советы хәрбиләре Судан премьер-министры Абдулла Хамдукны кулга алды. Аңардан тыш дүрт: элемтә, мәгълүмат, финанслар һәм сәнәгать тармаклары министрлары, шулай ук Хартум губернаторы Айман Нимрн һәм суверен совет вәкиле Мөхәммәт әл Факины кулга алдылар.
Судан лидерлары кулга алынганнан соң ил башкаласы Хартумда дәүләт борылышына каршы протестлар башланды. Урамнарга дистәләрчә мең кеше чыкты. Моңа каршы хәрбиләр демонстрациядә катнашучыларга ут ачты, нәтиҗәдә 12 кеше яраланды.
Дәүләт борылышыннан соң илдә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Шулай ук Күчмә хәрби суверен советы һәм Суданның вакытлы хөкүмәте таркатылды.
Дәүләт борылышы ясауда төп рольне уйнаган Суданның бүгенге Суверен советы җитәкчесе Әбдел Фәттах әл-Борхан илдә булган вакыйгаларны дәүләт борылышы дип атаудан кискен баш тартты. “Без халыкара җәмәгатьчелеккә Суданда күчеш процессын якларга вәгъдә иттек, без беркемнең безне өйрәтмәвен телибез һәм без Судан эшләре белән ничек идарә итәргә кирәклеген беләбез”,—дип белдерде генерал. Ул ил территориясендә урнаштырылган гадәттән тыш хәлнең дәүләт институтлары үзгәртелеп корылгач та бетереләчәге турында әйтте.
Хәрби начальник Суданның киләчәк язмышы турында планнары белән бүлеште. Белдерүенчә, ул технократлар кабинетын оештырырга ниятләмәвен һәм илнең төп мәсьәләләре 2023 елда үтәчәк гомум сайлауларга кадәр хәл ителәчәге турында белдерде.
Шулай итеп, Африка илләре дә сәяси үзгәрешләргә тартыла. Бүгенге көндә Суданда барган зур үзгәрешләр Русиянең Африкага булган кызыксынуларына карата нинди йогынты ясар? Русиянең Африканың әлеге илендә эре хәрби һәм икътисади кызыксынулары барлыгы билгеле. Русия Суданда хәрби база төземәкче. Аның бу планына нәрсәләрдер комачауласа да, Русия Африка территориясендә үз базасын урнаштырудан баш тартмаячак дип саный сәяси аналитиклар.