

Русия медиклары нәни америкалы кыз Луна Феннерның тумыштан йөзенә чыккан кара төстәге миңен алып ташлау буенча чираттагы операцияне ясаган. Бу хакта Краснодарның лазерлы фотодинамика клиникасында хәбәр итәләр.
“Маңгай һәм ике күз астындагы кабакларга тире күчереп утырттык”, – ди клиника директоры Андрей Алексуткин. Аның сүзләренчә, төзәлү процессы берничә атнага сузылачак. Әлеге вакытта Луна әти-әнисе белән өйдә. Табиблар фаразлавынча, невусны алып ташлау буенча бу соңгы операция булырга тиеш. Шул ук вакытта Лунаның яралары төзәлеп беткәч кенә өстәмә медицина процедуралары кирәкме-юкмы икәнлеге билгеле булачак, дип белдерә табиб.
Нәни Лунага тәүге операцияне Русия онкологлары 2019 елның октябрендә ясаган иде.
Йөзендә сирәк очраучы миң булганга Луна Феннерны “Бэтмен битлегендәге кыз” дип атаганнар. Мондый миң 20 мең яңа туган сабыйга бер тапкыр очрый һәм арытаба агрессив формадагы тире яман шешенә әверелергә мөмкин. АКШ табиблары кызчыкны дәваларга алынмаган. Нәнине дәвалар өчен, аның әти-әнисе акча җыюны оештырган.
Сәер булып китте хәтта. Без чит илләрдә, шул исәптә Америкада да, медицина бик нык алга киткән дип сөйләргә яратабыз. Ә менә бит, кечкенә Лунаны яман шеш авыруыннан саклар өчен операцияне Русиядә ясаганнар. Афәрин!
Чыганак: lenta.ru