Дөньяда ниләр бар?
27 октябрь 2021, 09:47

Этләр юл төзелешендә катнашачаклар

Ничек инде бу?..

Kai Pfaffenbach / ReutersKai Pfaffenbach / Reuters
Фото: Kai Pfaffenbach / Reuters

Германиянең  Deutsche Bahn юл төзү операторы этләр ярдәмендә тимер юл төзелешен тизләтергә уйлаган. Этләрне кыргый җәнлекләрне эзләргә (хәвефсез урыннарга күчерер өчен) өйрәтәчәкләр.  

Маэмайларны ис буенча еланнарны, бакаларны, ярканатларны һәм кәлтәләрне эзләп табарга өйрәтәчәкләр. Этләрне тышта да, төрел һава шартлары булган махсус камераларда да өйрәтергә ниятлиләр. Маэмайларга йомырка кабыгы,  коелганда төшеп калган җәнлек йоны һәм тиресе исе буенча эзләргә туры киләчәк.

Этләрнең ис сизү сәләте үсешкәнгә күрә аларны елның теләсә нинди мизгелендә  урманда яшәүче Кызыл китапка кертелгән җәнлекләрне тиз арада эзләп табарга һәм юл төзелешенә иртәрәк керешергә мөмкинлек бирәчәк. Этләр булачак төзелеш мәйданнарын өйрәнгән чакта кинологлар мәгълүматларны планшетка теркәп, махсус системага кертеп барачак. Төзүчеләр исә шул система мәгълүматларына таяначак.

Deutsche Bahn юл төзү операторы директоры Йенс Бергманн сүзләре буенча, Германиядә төзелеш проектларына җәнлекләрне тәүге тапкыр җәлеп итәргә җыеналар. Компаниядә әйтүләренчә, кинологлар  төрле токымдагы 6 эт өстендә дрессировка эшен башлаган. Җәнлекләр 2022 елда юл төзелешендә катнаша башлар дип көтелә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас