Италиядә ир, хатыны белән бергә яшәүгә түзә алмыйча, төрмәдә утырырга рөхсәт итүне үтенгән.
30 яшьлек албаниялене наркотиклар белән бәйле җинаяте өчен өй арестына хөкем иткәннәр. Хатыны һәм туганнары белән бер йортта күпмедер яшәгәч, ул качкан һәм шунда ук полициягә бирелгән.
Карабинерлар капитаны Франческо Джиакомо Ферранте сүзләре буенча, ир болай дигән: “Беләсезме, минем тормышым тәмугка әйләнде. Арытаба моны түзә алмыйм, төрмәдә утырасым килә”. Хөкем ителүченең теләген канәгатьләндергәннәр: өй аресты шартларын бозганы өчен аны рәшәткә артына утыртып куйганнар.
Чыганак: lenta.ru