

Япониядә Осака медицина колледжының дәваханәсе 30 елдан артык бәдрәф суын эчәр су буларак кулланган.
Диагностика һәм дәвалау корпусында бәдрәфне юып төшерер өчен тәгаенләнгән су (аны берничек тә чистартмаганнар) коесын ялгыш эчәр сулы торбага тоташтырганнар. Дәваханә 1993 елда төзелгән. Бу хатаны турында 3 дистә елга якын белмәгәннәр. 28 ел эчендә хезмәткәрләр һәм пациентлар бәдәрф өчен тәгаенләнгән чистартылмаган суны эчәр, юар һәм чайкатыр өчен кулланганганнар. Су дәваханәнең 120 кранында аккан.
Хата яңа бина төзер алдыннан инспекция килгәч ачыкланган. Төрле документлар буенча, дәваханә суның тәмен, төсен һәм исен атнага бер тапкыр тикшерә. Пациентлар сәламәтлеге өчен бернинди хәвеф тә ачыкланмаган.
Бу хәлгә җаваплы хезмәткәр гафу үтенгән.
Чыганак: Lenta.ru