Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 октябрь 2021, 09:42

Тәкәббер европалыларга әллә ярлылык яный?

Бик күп гаиләләр электр һәм газ өчен түли алмаячак, дип саный Шмидт.

Тәкәббер европалыларга әллә ярлылык яный?
Тәкәббер европалыларга әллә ярлылык яный?

Европаның миллионнарча халкы энергия бәяләре артуы сәбәпле ярлылык белән күзгә-күз очрашулары мөмкин. Бу турыда Евросоюзның Хезмәт урыннары һәм социаль хокук буенча комиссары Николас Шмидт фаразлаган.
Бик күп гаиләләр электр һәм газ өчен түли алмаячак, дип саный Шмидт. Экспертлар фикеренчә, Европа илләрендә кризис кимендә кыш ахырына кадәр сузылачак. Энергия бәяләре артуы сәбәпле бихисап гаиләләр каза күргән.
Электр энергиясе һәм газдан тыш, нефть бәяләре дә коточкыч тизлектә арта. Аларның хаклары ел башыннан 400 проценттан да күбрәккә үскән. Европа профсоюз конфедерациясе мәгълүматларына ярашлы, даими эшләре булуга карамастан, өч миллионлап европалы торагын җылыта алмаячак.
Европа табигый газны нигездә Русия һәм Норвегиядән сатып ала. Германиянең "Яшелләр" партиясе, шулай ук ГФР канцлерына кандидат Анналена Бербок Европага газ озатуын киметкәне өчен Русиягә карата гаепләү белдерде. Ул Кремль шулай итеп "Төньяк агымы - 2" газүткәргечен эшләтеп җибәрү процессын тизләтергә тырыша дип саный.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: