

Монголия депутаты, ОБСЕның парламент ассамблеясендәге ил делегациясе җитәкчесе Дамдин Цогтбаатар агымдагы атнада кызыклы белдерү ясады. "Монголия сыман бәләкәй илләр зур илләрнең килешеп сөйләшүен читтән карап, көтеп тора алмыйлар. Ул вакытка, бу хәл тормышка ашканчы, бәләкәй илләрнең җир йөзеннән юкка чыгулары ихтимал. Шуңа да Монголия, булдыра алганча, башка илләрне тынычлыкка чакырырга тиеш.
Геосәяси проблемаларны хәл итү өчен, ил лидерлары, кырлы стакан алыгыз, йөз грамм салыгыз да, берәр бункерга бикләнеп, уртак тел тапмыйча, шуннан чыкмагыз. Ике шешәдән соң, мин ышанам, алар яхшы дуслар булып чыгачак. Бүгенге дөньяда яхшылыклар бөтен кешегә җитә. Акчаларны сугышка салганчы, медицинага салырга кирәк. Сугыш ихтималлыгы зур түгел, әмма пандемия ихтималлыгы кала бирә",—диде Цогтбаатар.