Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 октябрь 2021, 23:20

Ә сез юлда черем итәсезме?

Йокы чүлмәкләре өчен махсус маршрут булдырганнар. 

Ә сез юлда черем итәсезме?
Ә сез юлда черем итәсезме?

Кытайда нәрсә генә уйлап чыгармыйлар, исең-акылың китәр. Гонконгта юлда йокларга яратучылар өчен махсус автобус булдырганнар. Ул 76 чакрым юлны 5 сәгать буена үтә һәм аңа бик арыган һәм бер кая да ашыкмаган кешеләр генә утыра.

Ulu Travel компаниясе бу маршрутны җәмәгать транспортында тиз йокыга талучы пассажирларның мәнфәгатен кайгыртып эшләгән. Билет бәясе 13тән 51 долларга кадәр. Автобуста сүнәй базарына китүчеләр өчен колакларына беруши һәм тыгыз тукымадан тегелгән битлек юл хакына кергән.

Мондый маршрутка утырырга теләк белдерүчеләр булды микән, дип кызыксынасызмы? Билетлар беренче көнне үк сатылып беткән, җитмәгән дә, диләр. Кайберәүләр хәтта үзләренең мендәрләре һәм юрганнары белән килгән, имеш.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: