Дөньяда ниләр бар?
21 октябрь 2021, 08:58

Нью-Йоркта Белоруссия консуллыгы ябылды

Белоруссия үзенең Нью-Йорктагы илчелеге эшчәнлеген туктатты.

Нью-Йоркта Белоруссия консуллыгы ябылдыНью-Йоркта Белоруссия консуллыгы ябылды
Нью-Йоркта Белоруссия консуллыгы ябылды

Министрлар Советының бу турыдагы карарында Америка ягының таләп итүе буенча дигән юллар бар. Шулай итеп, Беларусь Республикасының Нью-Йорктагы генераль консуллыгы 2021 елның 20 октябреннән ябылды.

Билгеле булуынча, Белоруссия белән АКШ арасында сәяси мөнәсәбәтләр былтыр җәйдән алып кискен начараеп китте. Белоруссиядә президент сайлаулары барышында туган протест акцияләрен бастыруны Америка хөкүмәте  тәнкыйть утына тотты.

Быел августта Белоруссия чит ил эшләре министрлыгы Джули Фишерның АКШның Минскидагы илчесе итеп тәгаенләнүенә карата элек биргән рөхсәтен юкка чыгарды. Моннан тыш, Вашингтоннан илчелектәге хезмәткәрләр санын 5 кешегә кыскартуны таләп итте.

Шул ук вакытта Белоруссиядә  2008 елдан алып Америка илчесе юк, ил вәкиллеген вакытлыча билгеләнгән вәкил җитәкләгән.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас