Дөньяда ниләр бар?
21 Октября 2021, 08:53

Халыкның кесәсе ник такырая?

Якындагы өч елда халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә 41,5 триллон сум юнәлтү күзаллана.

Халыкның кесәсе ник такырая?Халыкның кесәсе ник такырая?
Халыкның кесәсе ник такырая?

Русия Исәп палатасы раславынча, бүгенге көндә Русия гражданнарының икътисади хәле 2010 нче ел дәрәҗәсендә тора. 2020 елның беренче кварталында халыкның реаль кереме күләме 1,9 процентка арткан. Елның икенче кварталында бу күрсәткеч 7,1 процентка түбән төшсә, 3нче һәм 4нче кварталда янә 4,7 һәм 1,2 процентка кимегән. Гомумән алганда, ел эчендә кимү 2,8 процент тәшкил иткән.

Бу - халык кеременең иң түбән төшүе түгел. 2016 елда түбән төшү 4,5 процент тәшкил иткән. Исәп палатасы белдерүенчә, былтыргы ел кризис нәтиҗәләрен ныграк тирәнәйткән.

Күптән түгел президент Владимир Путин илнең төп дошманы ул миллионнарча русиялеләрнең түбән кереме һәм ул илнең тотрыклы үсешенә яный дип белдерде. Якындагы өч елда халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә 41,5 триллон сум юнәлтү күзаллана.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас