

Мәскәүдә Әфганстан темасы буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә Русия, Кытай, Пакистан, Иран, Һиндстан, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан,Үзбәкстан вәкилләре һәм Әфганстанның вакытлы хөкүмәте катнашты.
Очрашу нәтиҗәсендә киңәшмәдә катнашучылар уртак белдерү кабул итте. Алар Әфганстанның гамәлдәге җитәкчелеген чын инклюзив (ягъни ил белән идарә итүгә башка төрле сәяси көчләрне дә кертергә) хөкүмәт төзергә, күрше дәүләтләргә карата дустанә сәясәт үткәрү буенча өстәмә чаралар кабул итәргә чакырдылар.
Утырышта катнашучылар Әфганстанда социаль-икътисади һәм гуманитар хәл-вакыйгаларның начараюы сәбәпле борчылуларын белдерделәр. Әлеге илгә ярдәм итү өчен БМО эгидасы астында халыкара донор илләр конференциясен үткәрергә чакырдылар. Соңгы 20 елда Әфганстанда хәрби контингентлары булган дәүләтләр илнең аяккка басуына ярдәм итәргә тиеш, дип ассызыкладылар.
Әфганстанның вакытлы хөкүмәте рәисе урынбасары Абдул Сәләм Хәнәфи хәзерге вакытта Әфганстанның министрлар кабинеты инклюзив булып тора дип белдерде. “Әгәр яңа хөкүмәт танылу тапмаса, әгәр аңа ярдәм күрсәтелмәсә, һичшиксез, Әфганстан иминлегенә куркыныч тудыручы төркемнәр үз йогынтыларын көчәйтәчәк генә”,— диде Хәнәфи.
Ул шулай ук “Талибан” хәрәкәте (аның эшчәнлеге Русиядә тыелган) яңа хөкүмәт, ил эчендә һәм аның чикләрендә барган хәл-вакыйгалар өчен тулы җавап тота, диде. Аның сүзләренә ярашлы, яңа хөкүмәт сәясәте Әфганстан халкының хәвефсезлеген, күршеләренең һәм бөтен төбәкнең хәвефсезлеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Ил территориясенең кемгә дә булса каршы тору өчен файдаланылмаячагын Әфганстанның яңа властьлары үзенең гамәлләре белән исбат итте, диде вакытлы хөкүмәтнең чит ил эшләре министры Әмир Хан Моттаки.
Экспертлар киләчәктә гуманитар хәлләр тагын да ныграк начараеп китмәгәе дип шикләнә. Шуңа күрә Русия якын вакытларда Әфганстан халкына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен җибәрәчәк. Чит ил эшләре министры Сергей Лавров Әфганстанның бүгенге авыр хәлдә торып калуына сәбәпче булган көнбатыш илләренең дә ярдәмгә киләчәкләренә ышанычын белдерде.
Әфганлылар очрашуның бик кирәкле һәм файдалы булуын, гуманитар ярдәм күрсәтүдә уртак фикергә килүне канәгатьлек белән билгеләделәр.