Дөньяда ниләр бар?
21 октябрь 2021, 07:52

Эрдоган БМОның Иминлек советын тәнкыйтьләгән

Төрек лидеры фикеренчә, кешелек дөньясының язмышы Икенче Бөтендөнья сугышында җиңгән бер уч илләрнең рәхим-шәфкатенә бәйле булырга тиеш түгел.

Эрдоган БМОның Иминлек советын тәнкыйтьләгәнЭрдоган БМОның Иминлек советын тәнкыйтьләгән
Эрдоган БМОның Иминлек советын тәнкыйтьләгән

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Ангола парламентында чыгыш ясаганда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек советын кешелек дөньясының язмышын хәл итү хокукы өчен тәнкыйтьләгән.

         Төрек лидеры фикеренчә, кешелек дөньясының язмышы Икенче Бөтендөнья сугышында җиңгән бер уч илләрнең рәхим-шәфкатенә бәйле булырга тиеш түгел. Эрдоган Әнкара дөнья сәяси системасындагы гаделсезлек белән көрәш алып бара, дип белдерде., Тормышның бөтен өлкәсе: дипломатия, сәүдә һәм халыкара мөнәсәбәтләр радикаль үзгәрешләр кичергәндә глобаль иминлек архитектурасы элеккечә кала бирә, дигән фикер белән яшәү мөмкин түгел.

         “Үзгәрешләрнең зарурлыгына ваемсыз булу — Африкага һәм континентның Ангола кебек көчле илләренә карата гаделсезлек ул.  Без Африка халыкларын дусларыбыз итеп күрәбез”,—ди Эрдоган.

         Эрдоган Африканың бөтен дөньяга үзенең тарихы, мәдәнияте һәм кешеләре белән биргән байлыгын яхшы аңлыйбыз, дип билгеләгән. Ул шулай ук Африканың бөтен өлкәләрдә дә зур потенциалына күрсәткән. “Безнең максат — җиңү, үсү һәм бергә бару”,—дигән Төркия президенты.

         Билгеле булуынча, Рәҗәп Тайип Эрдоган БМОның Иминлек советында реформа үткәрү кирәк дип саный. Аның фикеренчә, заман таләпләренә җавап бирә алсын өчен Оешманың Иминлек советына биштән күбрәк даими әгъза-ил керергә тиеш. Бүген исә БМОның Иминлек советында Русия, АКШ, Кытай, Франция, Бөек Британия вето хокукына ия.  

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас