

Чехиянең 77 яшьлек президенты Милош Земанны дәваханәгә салганнар. Диагнозы киң җәмәгатьчелеккә яңгыратылмый, әмма имеш-мимешләргә караганда, бавыры белән проблемалары килеп туган. Бу хәлдән соң ил сенаты җитәкчесе Милош Выстрчил Земан үз вәкаләтләрен башкара алмый, якындагы атналарда аның эшкә кире әйләнеп кайтуы шикле дигән белдерү ясаган.
Выстрчил билгеләвенчә, сенат Милош Земанның вәкаләтләрен башка җаваплы кешеләргә тапшыру мөмкинлеген тикшергән. Илнең төп законының 66 нчы маддәсенә ярашлы хәзер ил лидеры вәкаләтләрен спикер һәм премьер-министрга йөкләтүләре мөмкин. Бу мәсьәләне 8 ноябрьдә үтәчәк утырышта хәл итмәкчеләр.
Чехиядәге оппозицион көчләр Русиягә карата күршеләрчә дустанә мөнәсәбәте өчен Милош Земанны еш кына тәнкыйть утына тоттылар. Атап әйткәндә, Чехия президенты Кырымның Русиягә кушылу мәсьәләсен Украинга компенсация түләү юлы белән җайга салу, Русиягә карата кулланылган санкцияләрне бетерү яклы чыгышлар ясады.
Кызганычка каршы, әгәр Милош Земан сәяси аренадан китә калса, Чехиянең яңа сәяси көчләренең Русиягә каршы алган курсларын дәвам итүләре ихтимал.