Дөньяда ниләр бар?
20 октябрь 2021, 07:35

Вулкан өрәк-корабларны өскә чыгарган

Алар 8 дистә елга якын диңгез төбендә яткан...

ANNnewsCH/ YouTubeANNnewsCH/ YouTube
Фото:ANNnewsCH/ YouTube

Япониядә җир тетрәү нәтиҗәсендә Иводзима утравы тирәсендә Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында диңгез төбенә баткан өрәк-кораблар өскә калкып чыккан. Сейсмик активлык аркасында 24 кораб калдыклары диңгез өстенә йөзеп чыккан.

Иводзима өчен көрәшкән вакытта Япониянең бу транспорт судноларын  АКШ хәрбиләре басып алган. Аларны утрауның көнбатыш өлешенә күчергәннәр һәм дулкыннарны яручылар буларак кулланганнар.

All Nippon News телечелтәре яр  буенда  вулкан көлендә яткан кораблар өлешләрен күрсәткән.

1968 елда АКШ Иводзиманы  Япониягә кайтарган вакыттан алып бүгенгәчә гражданскийларга Иводзимага керү тыелган. Әле ул Үз-үзеңне яклау көчләренең  (Силы Самообороны) хәрби базасы булып тора.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас