Дөньяда ниләр бар?
19 октябрь 2021, 09:50

70 яшендә әни булган

Әстагъфирулла!

ukr.netukr.net
Фото:ukr.net

Һиндстанның   Гуджарат штатында яшәүче 70 яшьлек хатын беренче тапкыр әни булган.

Дживунбен Рабари һәм аның ире, 75 яшҗлек Малдхари 45 ел элек өйләнешкән. Бала сөяргә теләсәләр дә, белгечләргә мөрәҗәгать иткәч кенә аларга уңыш елмайган. Аларның беренче балалары экстракорпораль аталандыру ярдәмендә туган.

Табиб Нареш Бханушали сөйләвенчә, дәваханә белгечләре хатынга һәм аның иренә бу яшьтә бала табарга соң дип аңлатырга теләсәләр дә, ир белән хатын үз сүзләрен кире екмаган. “Нәкъ шулай ЭКО ярдәмендә бала тапкан туганнарыбыз күп безнең, – ди табиб. – Минем хәтеремдә бу иң сирәк очракларның  берсе”.

Ханымның яше аның үзенең сүзләре һәм Һиндстан матбугаты буенча гына билгеле. Дживубен Рабариның яшен рәсми төстә раслаучы документы юк.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас