Дөньяда ниләр бар?
18 Октября 2021, 07:16

Министрга нинди җәза бирелер?

Франциядә илнең гамәлдәге хөкүмәте министры Ален Гризе өстеннән суд башланган.

Министрга нинди җәза бирелер?Министрга нинди җәза бирелер?
Министрга нинди җәза бирелер?

Илнең икътисад һәм финанс министрлыгындагы министр-делегат Ален Гризе үзенең финанс торышы һәм күчемсез милеге хакында ялган мәгълүматлар биргәне өчен Парижның холык төзәтү суды каршына бастырылган.  Атап әйткәндә, сәясәтче 171 мең евро һәм банк исәпләре турында мәгълүматларын яшерүдә гаепләнә.

         Гризеның шушы җинаятьләре буенча суд эшләре 2020 елның ноябрендә башланган. 2021 елның февралендә аның фатирында тентү үткәрелгән. Аленга үз гаебен танырга тәкъдим иткәннәр, әмма ул баш тарткан.

         Франциядә югары вазифа биләүче чиновникларга карата әледән-әле суд эшләре кузгатылып тора. Исегездә булса кирәк, илнең элеккеге президенты Николя Саркозиның законсыз эшләре киң җәмәгатьчелеккә яңгыратылган иде. 2012 елда Саркозиның президент сайлаулары кампаниясенең законсыз финанслануы билгеле булды. Бу уңайдан быел 30 сентябрьдә Франция суды элеккеге президентны бер елга төрмәгә утырту турында карар чыгарган. Саркози төрмәдә утырмаячак, ә җәзаны электрон беләзек киеп өендә үтәчәк. Франциянең элеккеге лидеры үзенә карата белдерелгән гаепләүне кире какты.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас