Кытай белән Тайвань арасында дистәләрчә еллар инде киеренкелек саклана. Соңгы вакытта ике арада мөнәбәтләр тагын да ныграк кыза башлады. Сәбәбе: Тайвань үзен Кытыйның бер өлеше итеп санаудан баш тарта. Кытай Республикасы (Тайвань) президенты Цай Инвэнь ил “Кытай янавына” җавап бирергә һәм үзенең демократик яшәү үрнәген сакларга әзер дип белдерде. Ул Тайваньның һавага каршы оборонасы зонасына Кытайның хәрби очышлары милли иминлеккә һәм аваиция хәвефсезлегенә җитди тәэсир ясый, дип белдерде. Ул шулай ук соңгы 72 ел эчендә хәл-вакыйгаларның аеруча җитди һәм катлаулы төс алуын белдерде.
Тарихтан: Кытай белән Тайвань арасында мөнәсәбәтләр 1949 елда, КХР компартиясе белән сугышта җиңелгәч, Чан Кайши җитәкчелегендәге Гоминьдан көчләре утрауга күченгәч, өзелә. Кытай белән утрау арасында элемтә 1980 еллар ахырында гына терелә башлый. Пекин Тайваньны үз территориясенең бер өлеше дип саный. 72 ел инде ике арада дуслыкның әсәре дә юк. Җитмәсә, Вашингтон Тайбэйны котыртып, утка майны өстәп кенә тора. Вашингтон Тайвань култыгында тынычлык һәм иминлек өчен борчылуын белдергән булып, Кытайга каршы котыртып, Тайваньның үзоборонасына булышуын дәвам итә. Кытай Тайваньга басым ясавын дәвам итә дип, дөньяга шаулый АКШ.
Бу мәсьәләдә Русия исә Тайваньны Кытайның бер өлеше итеп таный. “Русия, дөньяның башка бик күп илләре сыман, Тайваньны Кытай Халык Республикасының бер кисәге итеп саный. Без үзебезнең сәясәттә шуннан чыгып фикер йөрттек һәм йөртәчәкбез дә”,—дип белдерде Русия чит ил эшләр министры Сергей Лавров.
Кызганычка каршы, бүген дөньяда киеренкелек артканнан-арта. Көчле илләр кораллары белән масая. Инде сугыш уты кабына күрмәсен. Элеккеге СССРның чит ил эшләре министры Андрей Громыко әйткәнчә, бер көн сугышка караганда, иң яхшысы ун ел буена сөйләшүләр алып бару. Чынлап та шулай бит.