Дөньяда ниләр бар?
18 октябрь 2021, 06:25

Авырлы дрессировщик хатынга аю ташланган

Әллә хайваннарда да көнчелек бар микән?

Авырлы дрессировщик хатынга аю ташланганАвырлы дрессировщик хатынга аю ташланган
Авырлы дрессировщик хатынга аю ташланган

Шушы көннәрдә Орёл циркында күңелсез бер вакыйга булган: тамаша барган вакытта аю дрессировщик хатынга ташланган. Бу күренешне тамашачылар видеога төшереп, интернетка куйганнар.

Аю башта кочакларга дип хатын янына якынрак килә һәм кинәт алгы аяклары белән ябыша, тешләре белән киемен өзгәләргә тотына. Хатын идәнгә егыла. Цирк хезмәткәрләре тиз арада ерткычны аерып алалар.

Циркта эшләүче икенче бер хезмәткәр, бу хәл хайваннарны өйрәтүче ханымның йөклелеге аркасында килеп чыгарга мөмкин, дип фаразлаган. Ул сигезенче айда булган.

Әмма мондый фикер белән дрессировщик Юлия Денисенко килешми. Хайваннарның һөҗүм итүендә, кагыйдә буларак, тик дрессировщик гаепле дип саный.

«Йөклелекнең сигезенче аенда булуым эшемә бер яклап та комаучаламый. Әти гел әйтә иде: әгәр репетиция вакытында сиңа аю ташлана икән, монда тик син гаепле. Димәк, нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнсең, чөнки җаваплы кеше ерткыч белән төрле ситуацияләрне күз уңында тотарга тиеш. Ул сине белә, син аны белергә тиеш. Бу күңелсез хәлнең килеп чыгуында тик үзем генә гаепле", - дигән Денисенко.

Авырлы ханымның сүзләренә караганда, ул үзен яхшы хәл итә, бер-ике җирдә тырналган эзләр бар, ә аю циркта эшләвен дәвам итәчәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас