

Казахстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаев Аксакаллар советын — Азиядә Үзара эшчәнлек һәм ышаныч чаралары киңәшмәсе каршында консультатив органны җитәкләве ихтимал. Сәясәтченең кандидатурасын ил җитәкчесе Касыйм-Жомарт Токаев тәкъдим иткән.
Әлеге орган, Азиянең 27 дәүләтеннән торган халыкара мәйдан буларак, 1992 елда оештырылган. Оешма төбәктә хәвефсезлек һәм сәяси тотрыклылык мәсьәләләрен көйләү өчен оештырылган. 2021 елда әлеге Киңәшмәнең әгъза-илләренең чит ил эшләре министрлары Аксакаллар советын булдыру турында килешкәннәр. Әлеге орган Үзара эшчәнлек һәм ышаныч чаралары киңәшмәсе эше белән бәйле проблемалар буенча югары дәрәҗәдә әһәмиятле киңәшләр бирәчәк.