Дөньяда ниләр бар?
15 октябрь 2021, 07:06

Ук тотып кеше үтерергә чыккан

Норвегиянең Конгсберг шәһәрендә бер бәндә ук тотып чыгып, урамдагы кешеләргә ата башлаган.

Ук тотып кеше үтерергә чыкканУк тотып кеше үтерергә чыккан
Ук тотып кеше үтерергә чыккан

Норвегиянең Конгсберг шәһәрендә бер бәндә ук тотып чыгып, урамдагы кешеләргә ата башлаган. Нәтиҗәдә 5 кешене үтергән, 2 кешене авыр яралаган. Яраланучыларның берсе - полиция хезмәткәре. Әгәр полиция тиз арада тотмаса, бәлки, бу явыз тагын да күбрәк кешегә зыян сала алыр иде.
"Укчы" 37 яшьлек Эспен Андерсен Братен исемле Дания гражданины булып чыккан. Ул моңа кадәр угрылыгы һәм наркотиклар саклаганы өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган. Моннан тыш, үтерү белән янаулары өчен аңа 2 туганына якын килү тыелган булган.
Хәбәрләргә ярашлы, "укчы" радикаль мөселман карашлы кеше булган, ул исламны 2020 елда кабул иткән.
Норвагия полициясе ук белән һөҗүм итүне теракт дип атаган.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас