

Петр Пелеханов белән Ольга Лифатова Севастопольгә ял итәргә барырга уйлап, юлга чыкканнар. "Дон" трассасында аларны автобус туктап утырткан.
Водитель үз йомышы белән башта Ставропольгә кереп чыгачагын белдергән, ә соңынан барасы җирләренә илтеп үк куярга вәгъдә биргән.
Таң атканда гына Петр үзләренең Дагстанга килеп эләгүләрен аңлаган. Калган пассажирлар белән бергә водитель аларны 50 меңгә коллыкка саткан. Аларны Дәрвишләр бистәсендә яшәүче эшкуар Ямудин Әхмәдов сатып алган.
- Көннәр, айлар шулай узды: иртәнге дүрттә уяталар да, аннан көне буе Яңа Мәкә авылындагы теплицаларда эшләтәләр иде. Ә яшәү өчен нык алама бер бина бирделәр. Җәй башында килеп эләккән идек, октябрь башында бу тоткыннан ниһаять качарга ирештек, - диләр алар.
Мәскәүгә кайтып, гаделлеккә ирешмәкчеләр. Дагыстан полициясенә гариза язуның файдасы булмаган.