Дөньяда ниләр бар?
14 октябрь 2021, 10:06

Утрауга илче булып

Владимир Путин Наталья Поклонскаяны Африканың көнбатышында урнашкан Кабо-Верде Республикасына илче итеп билгеләде. Поклонская – Русиядән илче итеп билгеләнгән өченче хатын-кыз.

rureporter.com Утрауга илче булыпrureporter.com Утрауга илче булып
Утрауга илче булыпФото:rureporter.com

Владимир Путин Наталья Поклонскаяны Африканың көнбатышында урнашкан Кабо-Верде Республикасына илче итеп билгеләде. Поклонская – Русиядән илче итеп билгеләнгән өченче хатын-кыз.

Кабо-Верде – Африкадан 600 чакрым ераклыкта урнашкан Атлантик океандагы утрау-дәүләт. 2020 елдагы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча анда 500 меңнән артык кеше яши. Русия (СССР) бу ил белән 1975 елда дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра. Совет заманында бу илне Яшел борын утравы дип атап йөрткәннәр.

41 яшьлек Плоклонскаяны Русиядә яхшы беләләр: 2014 елда Кырымның прокуроры вазифасына кереште, анда ул берничә шау-шулы җинаять эше ачып танылды. РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайлангач, коррупция тикшерүләрендә актив катнашты, “Матильда” кинофильмына каршы булуы белән танылды. Ул фильмны рус императоры Николай II нең абруен төшерә дип тәнкыйтьләде. Депутат Сергей Железняк белән пенсия реформасына каршы чыгучы бердәнбер депутат булды.

Наталья бу вазифасы белән канәгать булуын белдергән. “Мин аны озак көттем”, - дигән.     

Чыганак: rureporter.com

                                                              

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас