Дөньяда ниләр бар?
14 октябрь 2021, 13:56

Европада газ ник кыйммәтләнгән?

Берничә көн элек Европада газ бәяләре кинәт өскә үрләп китте.

Европада газ ник кыйммәтләнгән?Европада газ ник кыйммәтләнгән?
Европада газ ник кыйммәтләнгән?

Берничә көн элек Европада газ бәяләре кинәт өскә үрләп китте. 6 октябрьдә зәңгәр ягулыкның бер мең кубометры 2 мең долларга кадәр җитте. Русия президенты Владимир Путин чыгышыннан соң зәңгәр ягулыкка бәяләр икеләтә түбән төште.
Европада газ бәяләре күп кулланучылар өчен бик кыйммәткә әверелде. Белгечләр бәяләвенчә, барыннан бигрәк Германия, Нидерландия һәм Бөек Британия ягулык куллануны киметкән. Экспертлар раславынча, газга югары бәя Европа икътисады эшчәнлеген сүлпәнәйтүе ихтимал. Шул сәбәпле кайбер предприятиеләр вакытлыча эштән туктаган, кайберләре җитештерү күләмен киметкән.
Ел башыннан алып Европада газ дүрт тапкырдан да артыкка кыйммәтләнгән. Русия һәрвакытта Европага ышанычлы газ сатучы булды. Германиянең элеккеге канцлеры Герхард Шредер шулай дип белдерде. Ул шулай ук газның бик нык кыйммәтләнүе Кытайда зәңгәр ягулыкка сорау артуына бәйле дигән фикерен дә җиткерде.
Русия президенты Владимир Путин исә Европада газ бәяләре артуы электр энергиясе дефициты, киресенчә түгел, нәтиҗәсендә булды, диде. Ул, Русия Европага газ озатып, салкын сугышның иң катлаулы чорында да даими рәвештә үзенең контракт бурычларын үтәде дип ассызыклады һәм Русия ел ахырына кадәр дөнья базарына газны рекордлы дәрәҗәдә озатуга чыгачак дип вәгъдә итте. Үз чиратында Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Русия Европага газ озатуны гамәлдәге контракт буенча булдыра алган кадәр арттырды һәм ягулык экспортын башкача арттыра алмый дип белдерде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас