

Кытайның Хубэй провинциясендә кәләш туйга кияү егет бүләк иткән дистәләрчә кило авырлыктагы алтын бизәнгечләр таккан.
Алтын бизәнгечләр кәләш өчен бирелә торган калым рәвешендә булган, аны традиция буенча кияү егет гаиләсе түләгән. Аның туганнары кәләшкә берничә калын беләзек, ә ул үзе кыйммәтле 60 муенча бүләк иткән. Аларның һәрберсенең авырлыгы килога якын тәшкил иткән.
Шундый авыр бизәнгечләрне тагуы аркасында кәләш үзаллы йөри алмаган, бер урыннан икенче урынга кияү егет ярдәмендә акрын гына атлап йөргән. Гадәти булмаган туй фотосурәтләре Кытай белән Һиндстан социаль челтәрләре кулланучыларында вируслы популярлык яулаган.
Кәләшне сатып алу – Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Океаниянең кайсыбер илләрендә сакланган борынгы гореф-гадәт. Кытайда кәләшнең туганнары, гадәттәгечә, никахка ризалык өчен 200 мең юань (2,2 миллион сум) һәм фатир сорый. Русиядә, Украинада һәм Европаның күп илләрендә башка төрле гореф-гадәт киң таралган. Кызны кияүгә биргәндә ата-анасы аңа бирнә әзерли.
Чыганак: lenta.ru