0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 октябрь , 12:13

50 сыраханәдә эчеп чыккан

Шулкадәр кирәк булдымы икән рекорд кую?

Фото:Pixabay

Бөекбританиядә яшәүче бер ир, тәүлек эчендә 50 барга кереп эчеп чыгып, Гиннесслар рекордлары китабына кергән.

48 яшьлек Мэтт Эллис көннәрдән беркөнне Гиннесслар китабында  тәүлек эчендә сыраханәләргә йөрү турындагы язмалар юклыгын ачыклый.  Оешма вәкилләре аңа рекорд теркәр өчен бер көн эчендә ким дигәндә 50 сыраханәгә барырга тәкъдим итә. Һәр пабта ул  ким дигәндә 125 мл нинди дә булса эчемлек эчәргә тиеш булган.

Рекорд куярга әзерләнгәндә ир кирәкле барларга кыска маршрутлар салып өлгерә, шулай ук һәр сыраханәдә моңа каршы булмауларын алдан белә. 50 урында да аның чынлап  барга килүен, эчемлек сатып алуын һәм тулысынча эчүен камерага төшергәннәр. Һәр сыраханәдә ике бәйсез шаһит булган. Нәтиҗәдә бер тәүлек эчендә Мэтт Эллис 51 барда йөреп чыккан. Ул сыра, әфлисун суты, шәраб, газландырылган су һәм башка эчемлекләр эчкән.

Ахырда ир, рекорд кую зур авырлык белән бирелде,  арытаба аны кабатларга җыенмыйм, дип белдергән. Аның сүзләренчә, проблема чикләнгән вакытта түгел, ә нинди дә булса эчемлек эчәргә кирәклегендә булган. “Бер тапкыр төшке ашка тәнәфес булды, әмма мин берни ашый алмадым. Бәдрәфкә  дә еш йөрергә туры килде”, – дип сөйләгән. Шулкадәр кирәк булдымы икән рекорд кую? Урамда-фәлән  исереп егылсаң, аның кызыгы калмас бит...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова