Дөньяда ниләр бар?
12 октябрь 2021, 06:59

Хатын йоклап ятканда түбәне метеорит тишеп кергән

Тавышка торып утырмаса, ул нәкъ аның башына төшәсе иде...

Ruth HamiltonRuth Hamilton
Фото:Ruth Hamilton

Канаданың Голден шәһәрендә яшәүче бер ханымның йорты түбәсен метеорит тишкән һәм ул йоклап яткандә янәшәсендәге мендәргә төшкән.

4 октябрь төнендә  Рут Хамильтон өендә йоклап яткан. Кинәт кенә канадалы хатынны ниндидер каты бәрелү тавышы уята һәм аның өстенә ниндидер кыйпылчыклар коела. “Мин сикереп тордым һәм утны кабыздым. Нәрсә булуын аңламый тордым”, – дип сөйли ул. Йокыдан тулысынча уянып беткәч, Хамильтон берничә минут элек яткан мендәре янәшәсендәге ташны күреп хәйран кала. Хатын ташның караватына ничек килеп эләгүен аңламый, аптырап, полициягә шалтырата.

Полицейский вакыйга урынына килгәч, якындагы төзелешләргә  берәр шартлаулар теркәлмәдеме дигән сорау белән шалтырата. Анда хокук сакчысын ул-бу теркәлмәде дип ышандыралар, әмма күк йөзендә  ниндидер якты объект очуын һәм бераздан кыйпылчыкларга шартлавын сөйлиләр. Хамильтон йорты түбәсен метеорит кисәге тишеп керүе ачыклана.

Бу вакыйга хатынны бик куркыткан. “Мин кемдер өйне басып керде һәм миңа атты дип уйладым. Күктән төшкән метеорит икәнен белгәч, ниндидер җиңеллек тойдым”, – ди ул.

Метеорит төшү сәбәпле Хамильтон бернинди җәрәхәтләр дә алмаган, ул үзен яхшы хис итә. Күктән төшкән таш кисәген ул үзендә сакларга ниятли, чөнки оныклары метеорит белән кызыксынган.

Хатын сүзләре буенча, бу вакыйга аны тормышын күз алдыннан үткәрергә мөмкинлек биргән. “Бөтен уйлаганым:  кеше гомере кыйммәте бәяләп беткесез, ул сиңа берни янамый дип уйлап,  урында йоклап ятканда да өзелергә мөмкин”, – ди ул.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас