

Русиядә туып-үскән кыз һәм Төркия эшкуары 100 бала табарга планлаштыра: хәзер аңа 24 яшь, ә ул инде 22 бала әнисе.
19 яшендә Кристина беренче тапкыр Төркиягә үзе генә ял итәргә барган һәм беренче көнне үк кафеда 50 яшьлек төрек бизнесмены белән танышкан. Берничә атнадан аңа кияүгә чыккан, туй үткәргәннәр. Кристинаның беренче иреннән кечкенә кызы да бар, әмма Галип Озтюрк күп бала үстерергә теләвен белдергән һәм хыялын тиз вакыт эчендә тормышка ашырасы килгән. Суррогат әни ярдәмендә кичектермичә бу "эшне" башлаганнар да.
Акча - проблема түгел, эшкуарның җитәрлек һәм менә ел ярым эчендә 21 сабыйлары дөньяга килгән. Ә Кристина әлегә үзе бала табарга әзер түгел икән.
Ишле гаилә булу авыр эш түгел лә ул, бигрәк тә табып бирүчеләре булгач. Ә менә аларның һәркайсына игътибарын, назын ничек җиткерергә уйлыйлар икән?