

Американың "Сан" гәзите, өченче бөтендөнья сугышы башлануы ихтимал булган урыннарны күрсәтеп, дөнья картасын төшергән. Рәсем гәзит сайтында урнаштырылган.
Авторлар фикеренчә, глобаль конфликт Тайвань утравы (аңа Кытай дәгъва итә), Кашмир (Һиндстан белән Кытай арасындагы бәхәсле төбәк), Ормуз култыгы (Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре сулыкларында урнашкан) өчен һәм КХДР белән АКШның бер-берсен атом-төш ракеталары белән дөмбәсләүләре аркасында килеп чыгарга ихтимал, имеш.
Моннан тыш, "Сан" гәзите фикеренчә, өченче бөтендөнья сугышы Төркия белән Сүрия арасындагы конфликт, шулай ук Иран белән Израиль арасындагы атом-төш сугышы чыгу аркасында кабынып китәргә мөмкин. Әмма барыннан бигрәк Тайвань аркасында АКШ белән Кытай арасындагы конфликтның глобаль каршы торуга үсешеп китәргә ихтимал булган сценарий дигән фикерен белдергән әлеге басма.
10 сентябрьдә Кытай лидеры Си Цзиньпин КХР белән АКШ хезмәттәшлеге бөтен дөньяга файда гына китерәчәк, ә инде шушы ике дәүләт арасында сугыш-фәлән чыга калса, ул Җир шарын куркыныч астына куячак, дип белдергән иде. Ул илләр арасында килеп туган конфликтлы хәлгә АКШның Кытайга карата булган сәясәтен гаепләде.