+21 °С
Болытлы


Япониянең түбән палатасы күпчелек тавыш белән идарә итүче либераль-демократик партия рәисе Фумио Кисидуны яңа премьер-министр итеп сайлаган.
Шулай итеп, Кисида Япониянең йөзенче премьер-министры булган. Тавыш бирүләр нәтиҗәсе буенча ул 458 тавышның 311-ен җыйган. Бу вакыйгага кадәр илнең элеккеге хөкүмәтенең тулы составта отставкага китүе билгеле булды. Якын көннәрдә Кисида министрлар кабинетының яңа составын игълан итәчәк.