

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Сочида Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда Төркиядә ике атом-электр станциясен төзү турында уйланырга тәкъдим иткән. Биредә сүз Кара диңгез ярына якын урнашкан Синоп һәм Игнеада проектлары турында бара. Синопта 2008 елдан алып АЭС һәм атом-төш технологияләре төзелешенә әзерлек эшләре барган. Элегрәк бу мәйданнарда төзелеш алып баруга Япония белән Франция дәгъва иткән. Әмма сөйләшү барышында проект бәясе икеләтә (44 млрд. долларга кадәр) арткач, Әнкара аларның ярдәменнән баш тарткан.
Болгариядән 10 чакрым арада урнашкан Игнеададагы проектлары да бер урында катып калган. 2014 елда Төркия АЭС төзелеше буенча Кытай һәм Америка инвесторлары белән килешү төзегән булган. Станция 2023 елда эшли башларга тиеш булган. Әмма һаман алга китеш юк.
“Росатом” Төркия белән хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләрен тикшерергә әзер булуын белдерде. Әйткәндәй, Русия 2018 елдан алып Төркиянең Урта диңгез ярында “Аккуя” өченче энергия блогын төзи. Аның беренче блогы 2022 елда эшли башларга тиеш.