

Санкт-Петербургта “Пятёрочка” кибетенең сәүдә залында бер хезмәткәр сатып алучыны кыйнаган. Бу хакта “Рупост” Telegram-каналы хәбәр итә. Ул вакыйганың видеосын бастырып чыгарган.
Видео кадрларыннан күренүенчә, хезмәткәр хатынны кибеткә сөйрәп алып керә һәм: “Нәрсә, мин сине җиңә алмас дисеңме?” – дигән сүзләр белән хатынны идәнгә егып сала. Хатыннарның сугышуын бер ир туктатырга маташкан. Кибет хезмәткәре исә: “Сырны кайтарсын!” – ди кычкыргалаган. Видеролик авторы сүзләренчә, имеш, кыйналган хатынның ахирәте кибеттән сыр урлаган булган. Әлеге сугышу дә нәкъ шул сәбәпле килеп чыккан.
Кемнеңдер закон бозу очрагын ачыкласаң, хокук саклау хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип уйлыйм. Хәтта кеше үтерү очракларын да бит озаклап тикшерәләр, суд утырышларында җинаятьчеләрне адвокатлар яклый. Ә менә хатын-кыз башың белән шушылай хайваннарча кешегә ташлану – бик ямьсез күренеш, миңа калса...
Чыганак: lenta.ru