

3 октябрьдә АКШ Дәүләт департаментының матбугат секретаре Нед Прайс Кытай Тайвань тирәсендә провокацион хәрби эшчәнлек алып бара дигән борчылу белән белдерү ясады. Ул Пекиннан Тайбэйга басым ясауны туктатуны таләп итте. Ә аңа кадәр Кытай армиясе әлеге операциядә атом кораллары йөртергә сәләтле ике самолет, көймәгә каршы авиация, 22 истребительне җәлеп иткән.
Тайваньда исә властьны сепаратистлар кулга алган. АКШ белән Кытайга корал шалтыратырга тагын бер сәбәп булды бу. . “Тайвань бәйсезлеге” бернәрсәгә китермәячәк. Кытай катгый рәвештә милли суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген яклаячак”, — дип белдерде Пекин.
Кушма Штатлар белән Кытай арасында киеренкелек артканнан-арта. Аеруча Азия -Тын Океан төбәкләрендә көрәш фонында каршы торучанлыклары көчәйгәннән-көчәя бара. Кытай властьлары Азия-Тын океан төбәгендәге халыкара суларның зур өлеше КХРныкы, дип ныкыша. Биредә сүз Тайвань, Филиппин, Вьетнам, Малайзия районнарындагы бәхәсле сулар турында бара. Кытай хөкүмәте дөнья сәүдә юлы үткән диңгез юлларында үз контролен көчәйтү буенча чаралар кабул итә.