

Һиндстан властьлары ковид-19дан һәр үлем очрагы өчен 50 мең рупий (674 доллар) күләмендә компенсация түләргә җыенган. Хәзер илдә коронавирустан үлүченең туган-тумачалары гариза биргәннән соң бер ай эчендә әлеге түләүне ала алачак.
Югары суд чыгарган карардан соң Һиндстан гражданнары шундый ярдәмгә ия булган. Суд, Һиндстанның стихияле бәла-казалар нәтиҗәсен бетерү турындагы законнарына ярашлы, туган-тумачаларын югалтучыларның компенсациягә дәгъва итә алуларын таныган.
Бүгенге көндә Һиндстанда ковид-19дан 447 меңнән артык үлем очрагы рәсми теркәлгән. Әмма экспертлар пандемиядән ун тапкырга күбрәк кешеләр һәлак булуы ихтимал дип саный. АКШның глобаль үсеш үзәге тикшеренүчеләре мәгълүматларына ярашлы исә, 2020 елның гыйнварыннан 2021 елның июненә кадәр Һиндстанда 3 — 4,7 миллион кеше үлгән. Үлемнең күпчелек очрагы коронавирус йогудан булган.Тикшеренүчеләр отчетында ковидтан һәлак булучыларның төгәл санын исәпләү мөмкин түгел, әмма ул рәсми белдерүләргә караганда күпкә күбрәк, диеп билгеләнә.
Һиндстан хөкүмәте исә үз чиратында: “Һәрхәлдә бу хөкүмәткә түгел, ә илдәге штатларның җаваплылык зонасына карый”,-дип, үлем күрсәткечләренең максатчан рәвештә киметелеп күрсәтелүенә катнашлыгы булмавын белдерде.