

Европада кинәт кенә табигый газ бәясе кыйммәтләнде. Зәңгәр ягулык 2014 елның кышыннан алып быелның июль аенда беренче тапкыр нефтьтән кыйммәтрәккә әверелде. 2014 елда бу хәл нибары 37 көн булса, әле газның кыйммәтләнүе 60 көннән артып китте. Европада газ бәясенең 1 мең кубометры 1900 доллардан артты.
Русия президенты Владимир Путин Европаның энергетика базарында хәлләрнең катлауланып китүен раслады. Аның сүзләренә ярашлы, уйламыйча кабул ителгән гамәлләр Европа энергетика базарына җитди зыян салды. “Төньяк агым-2” проекты Европа энергетика базарына тотрыкланырга ярдәм итә ала, дип белдерде Мәскәү.
Шулай итеп, Русия Европага газ кризисыннан чыгарга ярдәм кулы сузарга әзер. Владимир Путин газ базарында туган ыгы-зыгы Русиягә кирәкми дип тә әйтте.
“Европа энергия базарындагы кризис сәбәпләренең берсе — Еврокомиссия эшчәнлегендәге хата. Европа кайбер “яшел” нормаларны үзгәртергә тиеш, югыйсә, бөтен илләр дә каза күрәчәк”, — дип саный Венгрия премьер-министры Виктор Орбан.
5 октябрьдә Франция, Испания, Греция, Чехия, Румыния финанс министрлары Евросоюздан газ бәяләре сикерүен тиз арада көйләүне сорадылар. Аларның белдерүендә Евросоюзга сатып алуларны координацияләү һәм энергетика базарын модернизацияләү мөһимлеге турында бәян ителгән.
Русия президенты Владимир Путин фикеренчә, климат проблемаларында сафсаталар кору һәм файдалы казылмалар табу тармагына инвестицияләрне киметү Европа энергия базарында ыгы-зыгы тудырды. Ул шулай ук энергиянең альтернатив чыганакларына күчү салмак булырга тиеш, дип билгеләде. Дәүләт җитәкчесе әйтүенчә, моның өчен Русиянең бөтен мөмкинлекләре бар.
Владимир Путинның, Русия хәл-вакыйгаларны тотрыкландыруда ярдәм күрсәтергә әзер дигән белдерүеннән соң, дөньяда газ бәяләре түбән төште — бер мең кубометры 1900 доллардан 600 долларга кадәр арзанайды.