

34 яшьлек британияле ир телефон номерын алмаштырган һәм очраклы рәвештә булачак хатынын тапкан.
2018 елда Мэтью Ньюман ике туган энесе белән кәрәзле телефоннар салонына барган. Ул күптән телефон номерын алмаштырырга теләгән, консультантлар да аны моңа күндергән. Күп тә үтми ирнең яңа номеры элек 32 яшьлек Джейд Скоттныкы булуы ачыклана.
Бераздан Скоттның ахирәте аның ватс апптагы профилендә фотосы үзгәрүен – анда ир-ат сурәте пәйда булуын хәбәр итә. Джейд аның иске номерын башка кеше куллана башлавын аңлый. Һәм егеткә шалтыратырга уйлый. Шулай итеп, Джейд Ньюман белән таныша.
Башта язышып аралашкан яңа танышлар күрешә һәм дуслаша. Берникадәр вакыт узгач дуслар бер-берсенә гашыйк була һәм 2019 елның апрелендә яшьләр бергә яши башлый, Раштуага ярәшәләр. Ньюман белән Скотт 2021 елның августында өйләнешә.
Ньюман фикеренчә, телефон номерын алмаштыру карары аның тормышындагы иң мөһим адымнарның берсе булган.
Чыганак: lenta.ru