Дөньяда ниләр бар?
6 октябрь 2021, 09:34

Искегә тисәң, исе чыга дисәләр да

Көтмәгәндә уңыш елмайган.

@hasanoriginal@hasanoriginal
Фото:@hasanoriginal

АКШта дус егетләр иске банкомат сатып алганнар, һәм аны ачып, баеганнар.

Яшьләр банкоматны ачу процессын видеога төшергәннәр һәм роликны үзләренең TikTok битендә урнаштырганнар. Егетләр сөйләвенчә, банкоматны алар моңа кадәр аларны хезмәтләндерү белән шөгыльләнгән ирдән сатып алганнар. Аның элекке хуҗасы: Әгәр кирәк булса –алыгыз. Эчендә ниләр бар – барысы сезнеке”, – ди.

Дуслар корылманы 300 долларга (22 мең сум чамасы) сатып алган, әмма аның элекке хуҗасында аппаратның ачкычы булмый. Ул чакта яшьләр банкоматны сүтә һәм эчендә бикле сейфны таба. Сейф эчендә акчалар төргәгенә тап була алар. Санагач, иске банкомат эчендә 2 мең доллар (145 мең сумнан артык) акчалар ятуы ачыклана.

Сейфны ачу җиңелдән булмый. Ирләр дрель, лом, чүкеч кулланып кына акчаларны кулга төшерә. 

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас