

АКШның Гранд-Форкс шәһәрендә яшәүче Билл Фишер үзенең машинасы капоты астында тиен яшереп куйган 70 кило чикләвек тапкан.
Фишер сөйләвенчә, ул үзенең машинасыннан берничә көн әстерхан чикләвекләре бушаткан. Аның йорты янында яшәүче тиен “Шевроле”дан кышкы “склад” ясаган һәм чикләвекләр белән тутырган.
Машинаның складка әверелүен ир башта аңламый. “Шевроле”ны кабызгач, америкалы ир сәер тавышлар ишетә. Машина капотын ачкач, мотор тирәли урын тулысынча чикләвекләр белән тутырылган булуын күрә. “Хәтта тәгәрмәчләр крылоларын да салдырырга туры килде, анда да төрле урыннарда чикләвекләр шыплап тулган иде”, – ди водитель. Әмма шундый җентекле тикшерүдән соң да транспорт чарасында тиеннең “заначка”лары калган. “Машинада китеп барганда еш кына рамнар ягыннан шакылдаган һәм нәрсәләрдер тәгәрәп йөргән тавышлар ишетәм, кул җитмәгән урыннар бар шул”, – дип аңлата Фишер.
Чыганак: lenta.ru