

Җыенның мәгънәсе нидә?
Кырмыскалы районында мәктәп укучылары, студентлар, авыл яшьләре һәм эшче яшьләр, яшьләр оешмалары активистлары, ирекле ярдәмчеләр, яшь мәдәният эшлеклеләре, эшкуарлар, Башкортстан шәһәрләре һәм районнарыннан яшьләр проектлары авторлары очрашты. «Без үзебез өчен тарих ясыйбыз. Инде икенче тапкыр Башкортстан яшьләренең Җыенын уздырабыз, аны киләчәктә федераль дәрәҗәгә чыгарырга ниятлибез", - дип белдерде Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Яна Гайдук. Форумда катнашучылар белән өч көн дәвамында федераль һәм төбәк экспертлары – “Росмолодежь” Яшьләр проектларының Бөтенрусия конкурсы эксперты Светлана Астахова, стендап-тренер, педагогика фәннәре кандидаты, китаплар сериясе авторы Алена Лепешкина, бизнес-тренер Дмитрий Никифоров, шулай ук төбәкнең җәмәгать эшлеклеләре һәм яшьләр лидерлары эшләде. Йомгаклау көнендә катнашучылар эшкә нәтиҗә ясады, ирекле аралашуда яшьләрнең мөмкинлекләре турында фикер алышты, эшкуарлар белән аралашты, «Алдар Батыр» проектлары конкурсында үз идеяләрен тәкъдим итте. Форумда беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен аерым платформа эшләде, анда дискуссия мәйданчыклары, осталык дәресләре, мотивация сессияләре һәм спорт-патриотик программа узды.